Noble Quran » Татарча » Sorah At-Takwir ( The Overthrowing )
Choose the reader
Татарча
Sorah At-Takwir ( The Overthrowing ) - Verses Number 29
وَإِذَا الْمَوْءُودَةُ سُئِلَتْ ( 8 )  
 
Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.)
عَلِمَتْ نَفْسٌ مَّا أَحْضَرَتْ ( 14 )  
 
Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер.
الْجَوَارِ الْكُنَّسِ ( 16 )  
 
Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм.
إِنَّهُ لَقَوْلُ رَسُولٍ كَرِيمٍ ( 19 )  
 
Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер.
ذِي قُوَّةٍ عِندَ ذِي الْعَرْشِ مَكِينٍ ( 20 )  
 
Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында.
مُّطَاعٍ ثَمَّ أَمِينٍ ( 21 )  
 
Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер.
وَمَا صَاحِبُكُم بِمَجْنُونٍ ( 22 )  
 
Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел.
وَمَا هُوَ عَلَى الْغَيْبِ بِضَنِينٍ ( 24 )  
 
Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер.
وَمَا هُوَ بِقَوْلِ شَيْطَانٍ رَّجِيمٍ ( 25 )  
 
Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер.
فَأَيْنَ تَذْهَبُونَ ( 26 )  
 
Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз?
إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِّلْعَالَمِينَ ( 27 )  
 
Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр.
Random Books
- Хатын белән мөгамәлә итү серләреИр һәм хатын арасындагы бәхетнең вә шатлыкның хакыйкатькә чыгуын өстәп һәм дә алар арасындагы нәфрәт вә күңелсезлекләрне бетерүгә бер сәбәп булсын дип, ошбу язма тәкъдим ителә.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330727 
- Монафикълык күренешләреБу кыска гына мәкаләда монафикъларның күренешләре - сыйфатлары турында языла.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330715 
- БАЛАЛАРГА ЙӨЗ ДӘ БЕР СОРАУБалаларга ислам дине турында йөз дә бер сорау.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/338571 
- Хиҗәмә белән дәвалануТән тиресен кисеп, суыртып кан чыгаруны — хиҗәмә дип әйтәләр.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330717 
- Вәгәзлзр һәм дәресләрБу китапта вәгәзлзр һәм дәресләр җиелган.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330719 














