Noble Quran » Татарча » Sorah Al-Balad ( The City )
Choose the reader
Татарча
Sorah Al-Balad ( The City ) - Verses Number 20
وَأَنتَ حِلٌّ بِهَٰذَا الْبَلَدِ ( 2 )  
 
Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең.
أَيَحْسَبُ أَن لَّن يَقْدِرَ عَلَيْهِ أَحَدٌ ( 5 )  
 
Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип?
يَقُولُ أَهْلَكْتُ مَالًا لُّبَدًا ( 6 )  
 
Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип.
أَيَحْسَبُ أَن لَّمْ يَرَهُ أَحَدٌ ( 7 )  
 
Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы?
وَهَدَيْنَاهُ النَّجْدَيْنِ ( 10 )  
 
Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме?
ثُمَّ كَانَ مِنَ الَّذِينَ آمَنُوا وَتَوَاصَوْا بِالصَّبْرِ وَتَوَاصَوْا بِالْمَرْحَمَةِ ( 17 )  
 
Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр.
أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ الْمَيْمَنَةِ ( 18 )  
 
Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер.
Random Books
- Хиҗәмә белән дәвалануТән тиресен кисеп, суыртып кан чыгаруны — хиҗәмә дип әйтәләр.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330717 
- Монафикълык күренешләреБу кыска гына мәкаләда монафикъларның күренешләре - сыйфатлары турында языла.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330715 
- Мин мөселманБу кыска гына китап балалар өчен динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/338175 
- Балаларга Иман дәресләреБу кыска гына китап мәктәп яшендәге урта сыйныф балалары өчен динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330711 
- Догаң кабул булсын дисәң!Дога, мөселман кешесенең тормышында зур әһәмияткә ия. Ул Аллаһ тәгаләгә тәүхид белән бәйле.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330709 














