Noble Quran » Татарча » Sorah Al-A'la ( The Most High )
Choose the reader
Татарча
Sorah Al-A'la ( The Most High ) - Verses Number 19
سَبِّحِ اسْمَ رَبِّكَ الْأَعْلَى ( 1 )  
 
Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл.
الَّذِي خَلَقَ فَسَوَّىٰ ( 2 )  
 
Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте.
إِلَّا مَا شَاءَ اللَّهُ ۚ إِنَّهُ يَعْلَمُ الْجَهْرَ وَمَا يَخْفَىٰ ( 7 )  
 
Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер.
وَنُيَسِّرُكَ لِلْيُسْرَىٰ ( 8 )  
 
Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез.
فَذَكِّرْ إِن نَّفَعَتِ الذِّكْرَىٰ ( 9 )  
 
Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса.
سَيَذَّكَّرُ مَن يَخْشَىٰ ( 10 )  
 
Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр.
ثُمَّ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحْيَىٰ ( 13 )  
 
Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас.
قَدْ أَفْلَحَ مَن تَزَكَّىٰ ( 14 )  
 
Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты.
بَلْ تُؤْثِرُونَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا ( 16 )  
 
Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез.
Random Books
- КаберҮлем ул, ике тормыш — бетүче фәни дөнья тормышы һәм мәңгелек ахирәт тормышы — арасындагы күпер. Дөнья ахирәтнең чәчүлеге. Кем дөньялыгында изгелек эшләсә ахирәттә газабтан котылыр һәм җәннәтләрдә мәңге калыр, ә кем явызлык эшләсә җәһәннәм утында газаб кылыныр, әгәр аны Аллаһ гафу итмәсә.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330723 
- Иң кирәкле догаларАллаһ әйтте: «Мине итагатьлек белән зикер итегез! Мин сезне савап вә мәгьфират белән искә алырмын. Миңа шөкер итегез һәм көферлек кылмагыз».Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/338569 
- Хиҗәмә белән дәвалануТән тиресен кисеп, суыртып кан чыгаруны — хиҗәмә дип әйтәләр.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330717 
- Балаларга Иман дәресләреБу кыска гына китап мәктәп яшендәге урта сыйныф балалары өчен динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330711 
- Балаларга Иман дәресләреБу кыска гына китап мәктәп яшендәге урта сыйныф балалары өчен динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде.Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи Source : http://www.islamhouse.com/p/330711 














